Гарантия фонды – чыннан да бизнеска үсәргә ярдәм итә торган оешма. Ак Барс Банк Фондның төп партнерларының берсе, без күп еллар уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Күптән түгел генә без уртак продукт – бизнес өчен онлайн-кредит бирүне башлап җибәрдек. Шул сәбәпле эшмәкәр түбән процент белән займ алырга мөмкин. Бу Россиядә дәүләт ярдәме элементлары булган беренче краудлендинг. Фондның барлык хезмәткәрләренә дә уңышлар телибез!
ВТБ банкы банк гарантияләре килешүләре һәм кредитлары буенча йөкләмәләр бирү кысаларында Татарстан Республикасының Гарантия фонды белән актив эшли. ВТБ Фондның банк-партнерлары арасында лидерларның берсе. Шулай ук, хезмәттәшлек кысаларында бездә «Мөмкинлекләр күпере» уртак программасы эшли. ВТБ алга таба да төбәктә эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итеп, Фонд белән хезмәттәшлекне киңәйтергә планлаштыра.
"Открытие" банкы 2018 елдан Гарантия фонды белән хезмәттәшлек итә. Фонд поручительствосы ликвидлы залог булмау мәсьәләсен хәл итә, шул рәвешле кредит ресурсларының һәркем файдалана алырлык булуын арттыра. "Открытие" банкы кече һәм урта эшмәкәрлек сегментында зур потенциал күрә һәм ул сервисларның банк продуктлары алу мөмкинлеген арттыруга, шулай ук кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итә торган Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм башка оешмалар белән озак вакытлы мөнәсәбәтләргә юнәлдерелгән.
"Промсвязьбанк" ПАО 2015 елдан бирле Гарантия фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бу безнең Милли Гарантия системасының бөтен чылбырыннан эре поручительство рәвешендә ярдәм күрсәтү буенча әйдәп баручы һәм төп партнерыбыз. Татарстанда эшмәкәрлекне популярлаштыруда Фондның актив ролен билгеләп үтәргә кирәк, шул исәптән безнең Банк белән уртак укыту чаралар юлы белән. Хезмәттәшлекне дәвам итүдә кызыксыну белдерәбез.
Безнең уртак эшебез тулаем Татарстанның бизнес-климатына уңай йогынты ясый. Эшмәкәрләр өчен иң оптималь кредит продуктын алу бик мөһим, ләкин аны алуга киткән вакытны да минимальләштерергә кирәк. Гарантия фонды хезмәткәрләре гаризаларны 2-3 көн эчендә карый. Һәрвакыт хезмәттәшлек итәргә һәм барлык мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтергә шатбыз.
«Россельхозбанк» акционерлык җәмгыятенең Татарстан филиалы Гарантия фонды белән актив эш алып бара. Гарантия фонды хезмәткәрләре Банк клиентларыннан гаризаларны оператив рәвештә карый һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә омтыла. Без хезмәттәшлегебезгә шат һәм ул актив рәвештә үсәр дип өметләнәбез.
Гарантия фонды – яхшы инструмент һәм бизнес өчен яхшы ярдәм. Һәм бу ярдәм һәркем өчен ачык булырга тиеш. Гаризаларны карау сроклары тыгызлансын өчен банклар белән эшләргә кирәк.
Социаль челтәрләр: