Чара 2026 елның 27 мартында Питрәч Мәдәният сараенда:
- Фәридә Габделганиева, Татарстан Республикасы Башлыгы каршында Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР башлыгы ярдәмчесе
- Рәис Сөләйманов, ТР Питрәч муниципаль районы башлыгы
- Илья Вольфсон, VIII чакырылыш РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты
- Яков Геллер, ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры
- Станислав Королев, ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Төбәк лизинг компаниясе генераль директоры катнашында үтте.
Очрашу барышында:
- Татарстан Республикасында эшмәкәрләрне яклау институтлары эшчәнлеге
- эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәменең актуаль чаралары
- законнардагы салым үзгәрешләре турында фикер алыштылар.
Чара тәмамланганнан соң
ТР Гарантия фонды очрашуда катнашучы эшмәкәрләр өчен шәхси консультацияләр үткәрде.