Бүген, 2026 елның 18 февралендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчелегенең Сбера җитәкчелеге белән эшлекле очрашуы булды.
Очрашу кысаларында 2025 елдагы уртак эшчәнлеккә йомгак ясалды, шулай ук алга таба хезмәттәшлек перспективалары һәм заем финанслауны җәлеп иткәндә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына гарантияле ярдәм күрсәтү инструментлары турында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәмәдшин гарантия продуктларын, шул исәптән партнерлык финанславы кысаларында Россия ислам университеты белән берлектә эшләнгән «Даман» ислам финанс продуктын, шулай ук КУЭ субъектларына кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартларын тәкъдим итте.
Очрашу азагында ике як та, Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм итү инструментлары спектрын киңәйтеп, тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятләүләрен белдерделәр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды заем финанславын рәсмиләштергәндә финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма залог белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә поручительлек бирә.
Татарстан эшмәкәрләре гариза тутыра, үз бизнесларын гарантияле ярдәм алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайты аша, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары, шулай ук Фондка Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт адресы буенча тулырак мәгълүмат ала ала.
Татарстан Республикасында эшмәкәрләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Мой бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.