2026 елның 05 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фондының Ак Барс банкы вәкилләре белән эшлекле очрашуы булды
Очрашу кысаларында
- 2025 елга уртак эшчәнлеккә йомгак ясалды
- киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында
- һәм заем финанславын җәлеп иткәндә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына гарантияле ярдәм күрсәтү инструментлары турында фикер алыштылар.
ТР Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары
Рәсим Усманов гарантия продуктларын, шул исәптән партнерлык финанславы кысаларында Россия ислам университеты белән берлектә эшләнгән
«Даман» ислам финанс продуктын, шулай ук ТР Гарантия фондының кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг килешүләре буенча поручительлек итү шартларын тәкъдим итте.
Очрашу нәтиҗәләре буенча ике як, Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм итү буенча уртак программаларны эшләүне дәвам итеп, киләчәктә хезмәттәшлекне үстерергә килештеләр.
Исегезгә төшерәбез, ТР Гарантия фонды заем финанславын рәсмиләштергәндә финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма залог белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә поручительлек бирә.
Ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында,
+7(843)293-16-94,
+7(903)061-40-18 тел. аша, шулай ук Фондка Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында эшмәкәрләргә ярдәм
«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында шул исәптән
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Мой бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.