Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәмендә Казаннан гаилә үз эшләрен гамәлгә ашыру өчен лазер җиһазлары сатып ала алды. «Строй из металла» компаниясе 2023 елда эшли башлады. Яшь компаниянең төп эшчәнлеге эретеп ябыштыру өстәлләре, мангаллар, бордюрлар, төтен чыгару өчен калпаклар, декор элементлары һәм заказ буенча эшләнмәләр ясау. Бүгенге көндә хезмәткәрләр саны 3 кеше тәшкил итә.
2024 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды стартап компаниягә кредит оешмасында заем финанславын рәсмиләштергәндә 3,3 млн. сумлык поручительлек бирү рәвешендә гарантия ярдәме күрсәтте. Компания 9,3 млн сумлык кредит рәсмиләштерә һәм җитештерүне автоматлаштыру өчен лазер җиһазлары сатып ала алды.
Татарстан эшмәкәре шулай ук продукция ассортиментын арттыру һәм җитештерү куәтләрен киңәйтү өчен өстәмә җиһазлар булдыруны планлаштыра.
«Югары технологияле җиһазлар сатып алу максатыннан, сез «Тотрыклы үсеш» ташламалы лизинг программасы кысаларында Татарстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Әлеге программа шартлары буенча лизинг срогы – 5 елга кадәр, җиһазларның максималь суммасы – 20 млн сумга кадәр. Шунысы мөһим, лизинг биргәндә ТР Гарантия фонды йөкләмәсе белән аванс түләнми», – дип билгеләп үтте ТР Гарантия фонды вәкиле Альбина Матросова.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма заем финанславын (кредит, займ, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә залог белән җитәрлек тәэмин ителешкә ия булмаган эшмәкәрләргә поручительлек рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтә.
Мондый ярдәмгә җитештерү, төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек өстенлекле тармакларда эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр дәгъва итә ала. Уен бизнесы, финанс һәм иминият хезмәтләре белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр моңа керми.
Гарантияле ярдәм буенча тәфсилле консультацияне +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.
Эшмәкәрләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.