Кичә Оренбургта «Академия сервиса» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе территориясендә «Банк эше» һәм «Банк эше – Юниорлар» компетенцияләре буенча һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Россиякүләм чемпионаты үткәрелде.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы, чемпионатта «Банк эше – Юниорлар» һәм «Банк эше» компетенцияләрендә 2 һәм 3 урыннарны алып, лидерлар өчлегенә керде.
Чемпионатка әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды Чемпионатның Төбәк этабы җиңүчеләрен: Казан шәһәре Совет районының 187 нче күппрофильле лицее укучысы Дарья Асанованы һәм Мәскәү шәһәренең Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе студенты Ләйсән Хәсәнованы укытуда һәм әзерләүдә актив катнашты.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды Чемпионатның профессиональ экспертлары белән берлектә конкурста катнашучылар стажировка үтү өчен кредит оешмаларын сайлап алды: «Сбербанк» ААҖ, ВТБ банкы ААҖ, «Энергобанк» АКБ, Казанның КБЭР банкы ҖЧҖ.
Конкурста катнашучылар банк учреждениеләре кураторлары ярдәмендә «Менеджмент һәм коммуникация», «Банк документациясе», «Анализ һәм аналитика», «Мәгълүмати технологияләр һәм офис җиһазлары» юнәлешләре буенча һөнәри белем һәм күнекмәләр алдылар.
Стажировка йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды экспертлар белән берлектә конкурсантларның белем дәрәҗәсен тикшерү үткәрде, шул вакытта чемпионат финалына кадәр эшләргә кирәк булган килеп җитмәгән яклар билгеләнде.
Уртак эш һәм ТР Гарантия фонды вәкилләреннән, профессиональ экспертлардан, кредит оешмалары кураторларыннан алган белемнәр нәтиҗәсендә Дарья Асанова һәм Ләйсән Хәсәнова чемпионат ярышлары нәтиҗәләре буенча «Банк эше – Юниорлар» һәм «Банк эше» компетенцияләрендә 2 һәм 3 урыннарны алып, җиңүчеләр өчлегенә керделәр.
Конкурста катнашучылар, Татарстан Республикасын һөнәри осталык буенча «Профессионаллар»Бөтенроссия чемпионатында лаеклы тәкъдим итеп, банк өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр!
Конкурста катнашучы хатын-кызлар, Россиякүләм «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатында Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итеп, банк өлкәсендә югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр!