Кичә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчелегенең Россельхозбанк җитәкчелеге белән эшлекле очрашуы булды.
Очрашу кысаларында заем финанслауны җәлеп иткәндә Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына гарантияле ярдәм инструментлары һәм алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәмәдшин заем финанслауны рәсмиләштергәндә залог белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына Фонд поручительлеге бирү шартларын әйтте, шулай ук Фондның гарантия продуктларын тәкъдим итте.
Очрашу азагында ике як та Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең өстәмә механизмнарын кертеп, актив хезмәттәшлекне дәвам итәргә килештеләр.
Татарстан эшмәкәрләренә гарантияле ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фондның гарантияле продуктлары турында тулырак консультацияне +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Фонд базасында эшләүче бердәм кредитлау үзәгенә Казан ш., Мәскәү ур., 55 йорт адресы буенча: мөрәҗәгать итеп алып була.
Эшмәкәрләргә ярдәм шулай ук ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Мой бизнес» үзәге тарафыннан да гамәлгә ашырыла.