2026 елның 11 февралендә Болгар шәһәренең район мәдәният йортында Спас муниципаль районы бизнес-бергәлеге ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре белән очрашты.
Чара кысаларында катнашучылар Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең актуаль федераль һәм республика чаралары, шулай ук 2026 елдан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына салым салу шартларын үзгәртү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле, Бердәм кредитлау үзәгенең өлкән икътисадчысы Альбина Матросова эшмәкәрләрне 2026 елда эшмәкәрләр компанияләрне үстерү өчен файдалана алырлык гамәлдәге федераль ташламалы программаларның шартлары белән таныштырды.
Вәкил шулай ук «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен гарантияле ярдәм шартларын да әйтеп үтте.
Финанс оешмаларында заем финанславын алганда залог белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән эшмәкәрләр файдалана ала торган гарантияле ярдәм турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча яисә Фондка Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп мәгълүмат алып була.
Эшмәкәрләргә ярдәм шулай ук ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Мой бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.