Татарстанның кондитер эшләнмәләре җитештерүчесе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге белән, компанияне үстерүгә елына 1% ставка белән 5 млн сум күләмендә ташламалы займ ала алды.
Шәхси эшмәкәр Ләйсән Алиева берничә ел дәвамында Казанда кафе–кондитерлык үсеше белән шөгыльләнә. Бу эштә аңа дус коллектив ярдәм итә, аның составына шул исәптән махсус хәрби операциядә (МХО) катнашучы да керә. Аның җитәкчелегендә команда кондитер эшләнмәләре, тортлар, пирожныйлар һәм өй ярымфабрикатлары җитештерү белән шөгыльләнә.
Бизнесның яңа юнәлешләрен киңәйтү һәм үстерү максатында Татарстан җитештерүчесенә заем финанславы кирәк була. «МХОга ярдәм» гарантия продукты кысаларында ТР Гарантия фонды эшмәкәргә 3,5 млн сумлык килешү буенча поручитель буларак ярдәм күрсәтте, шуның нәтиҗәсендә ул ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондыннан елына 1% ставка белән 5 млн сум күләмендә заем акчалары ала алды.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Гарантия фондының комиссия түләве бирелгән поручительлек суммасының нибары 0,1%-ын тәшкил итте.
Исегезгә төшерәбез, «МХОга ярдәм» продукты шартлары буенча, максималь суммасы 25 млн сум булган гарантияле ярдәмнән 3 елдан да артык булмаган вакытка файдалана алалар:
МХО зонасында хәрби хезмәттән кайткан граждан белән хезмәт килешүе төзегән, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә бер яки берничә хәрби бурычлы хезмәткәрне җибәргән юридик затлар һәм эшмәкәрләр;
устав капиталында гамәлгә куючысы МХОда катнашучы яисә аның якын туганнары булган юридик затлар;
МХО зонасында хәрби хезмәт итеп кайтканнан соң ИП сыйфатында теркәлгән МХОда катнашучылар;
МХО зонасында хәрби хезмәт итеп кайткан шәхси эшмәкәрләр.