Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация (алга таба – МСП корпорациясе) тарафыннан МСП.РФ цифрлы платформасында «Туризм өлкәсендә эшмәкәрләргә ярдәм» сервисы эшли башлады..
Сервис түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:
1. РФ субъектларының туристлык инфраструктурасы объектларын булдыруга ихтыяҗы турындагы мәгълүматны өйрәнергә.
2. МСП.РФ цифрлы платформасы ярдәмендә бизнеска ярдәм итүнең төбәк һәм федераль чараларыннан файдаланырга.
3. Туризм өлкәсендә инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен мәйданчык сайларга һәм милекнең барлык дәрәҗәләрендәге ирекле күчемсез милек объектлары һәм җир кишәрлекләре (инвестиция мәйданчыклары) исемлеге белән танышырга.
4. Сервис ярдәмендә комплекслы ярдәм алуга һәм үз инвестиция проектын, шул исәптән регионнарның туристлык инфраструктурасына ихтыяҗларын каплауга юнәлдерелгән проектка ярдәмгә гариза тутырырга.
Нинди ярдәм чараларыннан файдаланырга мөмкин?
1. Ташламалы кредитлау программасы кысаларында киметелгән процент ставкалы кредитлар.
- 25 млн сумнан 2 млрд сумга кадәр инвестиция максатларына,
- 500 меңнән 500 млн сумга кадәр әйләнештәге акчаларны тулыландыруга.
Кредит буенча процент ставкасы дәрәҗәсе елына 3,5% ка киметелгән Россия Федерациясе Үзәк банкының төп ставкасы күләмендә исәпләнә.
2. Поручительлекләр бирүнең «кулчатырлы» механизмы рәвешендәге гарантияле ярдәм.
3. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары йөкләмәләре буенча МСП корпорациясенең бәйсез гарантияләре.
4.Эшмәкәрләргә проектларны гамәлгә ашыру өчен инвестиция мәйданчыклары сайлауда ярдәм итү һәм аларны рәсмиләштерү, җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалану категориясен һәм төрен үзгәртү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектына туристлык инфраструктурасы объектын төзү буенча үз инвестиция проектыңны гамәлгә ашыру өчен комплекслы ярдәмгә гаризаныбиредә тутырырга мөмкин.
МСП.РФ цифрлы платформасы сервисы белән эшләгәндә туган барлык сораулар буенча сез МСП корпорациясенә мөрәҗәгать итә аласыз: tur@corpmsp.ru, 8 (800) 100-11-00.