Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды Әлмәт муниципаль районы эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашуда катнашты.
Чара 2025 елның 29 маенда Россия эшмәкәрлеге көнен бәйрәм итү кысаларында «Креатив процесслар фабрикасы» күп функцияле креатив яшьләр пространствосы территориясендә узды.
ТР Гарантия фонды вәкиле, Бердәм кредитлау үзәгенең өлкән икътисадчысы Альбина Матросова 2025 елда эшмәкәрләр компанияләрне үстерү өчен файдалана ала торган гамәлдәге федераль ташламалы программаларның шартларын, шулай ук финанс оешмаларында заем финанславын алганда залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына гарантияле ярдәм шартларын әйтте.
Очрашуда район эшмәкәрләре шулай ук ТР Гарантия фондының республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен махсус эшләнгән ташламалы продуктлары – «МХОга ярдәм», «Даман» һәм «Интеллектуаль актив» турында да белделәр.
Шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле бизнес–бергәлекне облигацияләр һәм санлы финанс активлары кебек заем финанслауның альтернатив инструментлары белән таныштырды һәм аларның өстенлекләре турында сөйләде. Гарантияле ярдәм турында тулырак мәгълүматны +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.
Эшмәкәрләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.