Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында эшләүче Татарстан Республикасы Гарантия фонды Мәскәү Гарантия фондында төбәкләрдә бизнеска гарантия ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә һәм инструментлар белән уртаклашу максатында булды.
ТР Гарантия фонды вәкилләре Мәскәү Гарантия фонды структурасы һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Кече һәм урта эшмәкәрлекне финанслау һәм Мәскәү гарантия фондын үстерү буенча директор Ольга Шевченко хезмәттәшләренә гамәлдәге һәм кертүгә планлаштырылган гарантия продуктлары, шулай ук бирелгән поручительлекләрне исәпкә алуны автоматлаштыру турында сөйләде.
Үз чиратында, Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад бүлеге башлыгы Зарина Гадельшина Татарстанда эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен гамәлдәге ташламалы кредитлау программалары, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондының КУЭ субъектларына кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча поручительлек бирүнең яңа шартлары турында мәгълүмат белән уртаклашты.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер эшмәкәрләр, кредитны залог белән тәэмин итү җитәрлек булмаса, ТР Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә бер заемчыга 100 млн сумга кадәр һәм бәйле компанияләр төркеменә 120 млн сумга кадәр инвестиция максатларына һәм әйләнештән тыш акчаларга, башка максатларга 70 млн сумга кадәр гарантия ярдәменнән файдалана ала. Шул ук вакытта икътисадның өстенлекле тармакларында эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өчен поручительлек өчен түләү поручительлек суммасыннан елына 1% тәшкил итә, башка заемщиклар өчен – елына 1,5%.
Очрашу азагында компания вәкилләре ил территориясендә бизнес алып баруда тигез шартлар тудыру өчен регионнарда эшмәкәрлекне үстерү буенча эшләнгән практикалар белән уртаклашырга кирәклеген билгеләп үттеләр, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек планнары турында фикер алыштылар.
Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.