Татарстан Республикасы Гарантия фондының поручительлеге рәвешендәге гарантияле ярдәме нәтиҗәсендә зәркән әйберләре җитештерү белән шөгыльләнүче Татарстан эшмәкәре кредит оешмасына заем финанславын компания үсешенә җәлеп итә алды.
Компания тарихы 2014 елдан башлана, ул вакытта яшь зәркәнче Артур Акопян Казанда арендага алынган бина территориясендә көмештән зәркән әйберләре ясау буенча остаханә ача. Ул вакытта остаханәдә 2 белгеч эшли торган була.
.png)
2024 елда компания Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдаланган, ул 3 млн сум күләмендә поручительлек биргән, бу компаниягә кредит оешмасына 6 млн сум күләмендә заем финанславын җәлеп итәргә һәм алынган акчаларны җитештерүне үстерүгә юнәлтергә мөмкинлек биргән.
Бүгенге көндә компания арендага алынган 350 кв.м. мәйданда эшчәнлек алып бара, аена 20 мең зәркән әйберләре җитештерә. Хәзер компаниядә 30 хезмәткәр эшли.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия, әмма заем финанславын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә залог белән җитәрлек тәэмин ителешкә ия булмаган эшмәкәрләргә поручительлек рәвешендә гарантияле ярдәм күрсәтә.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында һәм ТР Гарантия фондының Телеграм-каналында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары, шулай ук Казан шәһәре,Мәскәү ур., 55 йорт адресы буенча эшмәкәрләр гариза бирә, үз бизнесын гарантияле ярдәм алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.
Эшмәкәрләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.