Коммерцияле булмаган
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды»
Элемтә өчен телефон:
420021, Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 1001 пом. (сул канат)
→ Сезгә шатбыз: Дүш-Пнҗ 9:00 дән 18:00 кадәр, Җмг 9:00 дән 17:00 кадәр (Төшке аш 12:00 - 12:48)
Электрон почта
info@garfond.ru
Бердәм кредитлау үзәге: eck@garfond.ru
img
Телне сайлагыз
Безнең социаль челтәрләр
2025 елның 28 марты
УСН кулланучы Татарстан эшмәкәрләре өчен мәгълүмати семинар узачак

нов18.png

Гадиләштерелгән салым системасын кулланучы затлар өчен аларның НДС белән эшләүнең беренче хисап (салым) чоры тәмамлана. Апрельдә күп кенә гадиләштерелгән салым системасы кулланучыларга салым органы алдында НДС буенча беренче тапкыр хисап тотарга һәм тиешле салым декларациясен тапшырырга туры килә.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Салым грамоталылыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Сезне «Гадиләштерелгән салым салу системасын куллланучылар өчен НДСның актуаль практик сораулары» мәгълүмати семинарында катнашырга чакыра.

Семинар 03 апрельдә сәгать 10 да үткәреләчәк. Семинарда катнашу бушлай.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла:

  • НДС буенча салым ставкалары. Киметелгән ставкадан югары ставкага күчү моменты һәм тәртибе.
  • НДС өчен бушка «әйләнеш»тән ничек качарга һәм НДСтан азат ителү хокукын яки НДСның киметелгән ставкасына хокукны ничек саклап калырга.
  • НДС һәм бизнесны бүлгәләү. Компанияләр төркеме булганда НДС ставкасы
  • Товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) реализацияләү операцияләреннән үзгә операцияләргә НДС салу тәртибе
  • НДС буенча документ әйләнеше.
  • Счет-фактуралар, аларның төрләре. Төрле ситуацияләрдә рәсмиләштерү тәртибе
  • Гадиләштерелгән система кулланучыларның НДС буенча вычетка кайчан хокукы бар.

Чараның спикерлары һәм экспертлары:

  • Сергей Карпухин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының экспертлар советы әгъзасы, аудитор
  • Виктор Тимохин, «Аудэкс» аудитор-консалтинг компаниясе директоры, партнеры, ТР атказанган икътисадчысы, аудитор
  • Илдар Хөснетдинов, «Аудэкс» аудитор-консалтинг компаниясенең директор урынбасары, салым консалтингы буенча партнеры, ТР атказанган икътисадчысы, аудитор

Семинарда катнашу өчен шулай ук Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре дә чакырылган.

Семинарны үткәрү урыны: Казан шәһ., Пушкин ур., 18 (ТР ССП бинасы), конгресс-зал.

Элемтә өчен: ТР ССП рәисенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары С.В. Карпухин (843)236-86-71

Семинарга теркәлү өчен сылтама.

БҮЛЕШҮ
0
Сайттан файдалануны дәвам итеп, сез cookie'лар куллану белән килешәсез.
РУС